Татарстанда коронавируслы тагын бер пациент үлде
3 июньдә Әлмәттә 1976 елгы ир-ат вафат булды.
Кичә аны Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы базасындагы вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә китерәләр. Ирнең авырулары фонында, ике яклы үпкә ялкынсынуы авыр уза.
Пациентны анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәвалаганнар. Ир-ат үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган, дип ачыклык кертә оперштаб. Шулай ук, аның уртача авырлыктагы шикәр авыруы дә булган.
3 июньдә ир-атның йөрәге тибүдән туктый. Ярты сәгать дәвамында үткәрелгән реанимация чаралары нәтиҗә бирми.
Оперштабта аңлатуларынча, бу катлаулы клиник очрак булганга, озак вакытлы патологоанатомик экспертиза кирәк булган, аның нәтиҗәсендә үлем сәбәбе CОVID-19 инфекциясе булуы ачыклана.
Тәүлек эчендә Татарстан буенча 54 кеше коронавирус йоктырган. 16 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өйләрендә дәвалана.
19 кеше - Казанда, 10 - Яр Чаллыда. Яшел Үзән районында - 4 яңа очрак.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев