Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 4 очрагы расланды
Covid-19дан 1952 һәм 1956 елларда туган ике хатын-кыз, 1940 һәм 1954 елларда туган ике ир-ат вафат була.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
9 августка Татарстанда коронавирустан үлүнең 637 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев