Татарстанда коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланды
Соңгы тәүлектә COVID-19ны 15 казанлыда таптылар.
Татарстанда COVID-19 авыруының 30 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 14 кеше өйдә дәвалана.
Авырулар арасында - Казанның 15 кешесе, 6 кеше – Яр Чаллыдан, 2 кеше – Тукай районыннан һәм берәр авыручы Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында яши.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 8937 яңа очрагы теркәлгән, илдә барлыгы 4 млн 983 мең 845 кеше авырган, 4 млн 601 мең 120 кеше терелгән, 117 мең 739 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев