Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны буенча кабат антирекорд куелды
Татарстанда пандемия башланганнан бирле узган тәүлектә Covid-19ның максималь саны теркәлгән - 698. Аларның өчесе читтән кертелгән, калганнары элемтәдә булган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
18 яшькә кадәрге балалар саны - 136 кеше. 83 кеше хастаханәгә салынган, 615 кеше өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.
Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 386 кеше йоктырган. Яр Чаллыда - 135, Түбән Кама районында — 57, Яшел Үзән районында — 34 очрак теркәлгән. Барлыгы инфекцияләнгән 27 муниципалитетта ачыкланган.
Шулай итеп, 2021 елның 31 гыйнварына мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 48 865 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 39 128 кешесе савыккан, өстәвенә, 137 кеше узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев