Татарстанда көчле җил көтелә
29 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көнбатыш, көньяк-көнбатыш тарафтан исүче көчле җил көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Җил тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртән 24 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан башкаласында секундына 23 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев