Татарстанда «Казан» журналына язылу буенча флешмоб старт алды
Бай тарихлы басмага Татарстан китапханәләре дә языла.
Татарстан Республикасы журналистлары «Казан» тарихи журналына язылу буенча флешмобка старт бирде. Акцияне гамәлгә ашыручы булып басма авторы Марина Подольская тора. Ул барча кешене дә ватаныбызның тарихи кыйммәтен чагылдыручы журналга язылырга чакырды.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, журналга 1100 кеше язылды инде, дип билгеләп үтте. Ә республика китапханәләре Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тагын 350 данә яздырып алырга тиеш.
«“Татмедиа” АҖ журналларына язылуны без уңайлы урыннарда башкарачакбыз», - дип ассызыклады Шамил Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев