Татарстанда июль һәм август айларына һава торышы фаразы билгеле булды
Температура һәм явым-төшем бу җәйдә норма чикләрендә көтелә.
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Переведенцев озак сроклы фаразларның бары тик 60-70%ы гына гамәлгә ашырылуын әйтте.
Июнь аенда уртача температура +18 градус, июль аенда +20 градус булачак. Август аенда уртача айлык температура +17,5 градус чикләрендә көтелә.
«Тулаем алганда, Россия Гидрометеоүзәге җәйгә фараз норма чикләрендә бирә. Сентябрьдә температура югарырак булачак, явым-төшем җитмәү көтелә», - дип билгеләп үтте Переведенцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев