Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ике кешене үтерүдә гаепле дип табылган иргә хөкем карары чыгарылды

Яшел Үзәндә яшәүче 47 яшьлек ир ике кешене үтерүдә һәм ут төртүдә гаепле дип табылган.

Аңа катгый режимлы колониядә 21 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм аннан соң 1 елга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән. Шулай ук зыян күрүчеләр вәкилләренең 124,2 мең сум матди зыянны һәм 2 әр млн. сум мораль зыянны түләттерү турындагы дәгъвалары канәгатьләндерелде.

Искәртеп узабыз, 2021 елның 5 октябренә каршы төндә элек хөкем ителүче шәхси бәйләнешсез мөнәсәбәтләр нигезендә, элек җинаять җаваплылыгына тартылган 35 яшьлек ир-ат һәм 32 яшьлек хатын-кыз яшәгән мунчага ут төрткән. Шул ук вакытта җинаятьче бинаның ишеген металл борыч белән әйләндереп алган.

Зыян күрүчеләр ашыгыч хезмәтләргә шалтырата һәм янгын турында хәбәр итә, әмма янгын сүндерүчеләр бинага керә алган вакытта алар инде үле була.

Эш присяжный утырышчылар катнашында каралды, алар бертавыштан гаепләнүченең гаепле булуын әйттеләр. Дәүләт гаепләү вәкиле хөкем ителүчеләргә махсус режимлы ИКда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сораган.

Апелляцион шикаять бирү турындагы мәсьәлә дәүләт гаепләве ягы тарафыннан хөкем карарын һәм суд утырышы беркетмәсен өйрәнгәннән соң хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев