Татарстанда яшәүчеләрне өч көнлек ял көннәре көтә
Татарстан халкын август азагында 4 көнлек эш атнасы көтә, чөнки 30 августта Республика көнен билгеләячәкбез.
Татарстан халкы өчен август 4 көнлек эш атнасы белән тәмамланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгының җитештерү календарендә язылган.
Татарстан Республикасы законы нигезендә 30 август, Республика көне, рәсми ял көне булып санала. Шуңа бәйле рәвештә, төбәк халкын өч ял көне көтә: 30 һәм 31 август, шулай ук 1 сентябрь.
29 августның эш көне РФ Хезмәт кодексы нигезендә бер сәгатькә кыскартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев