Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» дип аталган илкүләм проект буенча 200 километрдан артык юл төзекләндерелгән
2025 ел эчендә проект кысаларында юл хуҗалыгын үстерү буенча зур эшләр башкарылды. Бүгенге көндә проект буенча планлаштырылган барлык объектларда да юл түшәмнәрен яңарту һәм ремонтлау күрсәткечләре 100% тутырылган.
Төзекләндерелгән юлларның гомуми озынлыгы 200 кмдан артты, ә эшләр күләме 14,2 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән 7,1 млрд сум федераль бюджеттан бирелде.
Проектның төп юнәлешләре булып шәһәр агломерацияләре, шулай ук төбәк һәм җирле юллар челтәре торды.
Агымдагы елдагы төп эшләр:
Казан агломерациясендә 21,8 км юл төзекләндерелде, 7 кмы – башкарылды.
Казандагы иң мөһим объектлар арасында:
- – Яңа Савин районында Октябрьская урамының Гагарин урамыннан Восстание урамына кадәр өлеше;
- – Мәскәү районында Декабристлар урамының Воровский урамыннан Восстание урамына кадәр өлеше;
- – Мәскәү районында Рәхимов урамының Васильченко урамыннан Ютазы урамына кадәр өлеше.
Чаллы агломерациясендә 11,3 км юлга капиталь ремонт ясалды. Төп объект – Яшьлек проспектының Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр булган өлеше.
Түбән Кама агломерациясендә 2,99 км юл төзекләндерелде:
- – Студентлар урамының Корабельная урамыннан Р.Гайнуллин урамына кадәр өлеше;
- – Лесная урамының Мурадьян урамыннан Гагарин урамына кадәр өлеше.
Төбәк юллары буенча 164,7 км юл төзекләндерелде. Мәсәлән:
Яшел Үзән районында: Казан – Йошкар-Ола – Олы Күлбаш – Дөбъяз юлы;
Балтач районында: Арбор – Шеңшеңәр юлы;
Әлки районында: Алексеевск – Югары Колок юлы;
Баулы районында: Потапово – Томбарлы – Татар Кандызы юлы.
Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Юл идарәсе җитәкчесе Кәрим Нурмөхәммәтов болай дип белдерде:
«Республикабызда «Яшәү өчен инфраструктура» проекты кысаларында юлларны төзекләндерү мәсьәләсе аерым контроль астында тора. Башкарылучы чаралар халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм төбәк икътисады үсешенә ярдәм итә».
«Яшәү өчен инфраструктура» проекты буенча эшләр түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде:
- Норматив таләпләргә туры килгән төбәк әһәмиятендәге юллар – 52,23%;
- Норматив халәттәге зур шәһәр агломерацияләре юллары челтәре – 85,27%;
- Норматив таләпләргә туры килгән һәм терәк челтәренә кергән төбәк әһәмиятендәге юллар – 85,18%.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев