Татарстанда һава торышы сизелерлек начарланыр дип көтелә
***
Синоптиклар фаразлары буенча, 2022 елның 17 ноябрендә кич, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыннар белән:
көчле кар;
1000 м һәм аннан да азрак күрүчәнлек белән буран;
18 м/с га кадәр көчле көнчыгыш җил көтелә;
юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.
Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын кышка әзерләү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга, кагыйдәләрне үтәргә өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев