Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын тикшерү өчен 650 ирекле кешене сайлап алганнар
Теләк белдерүчеләр төркеменә Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм укытучылар керәчәк.
Татарстанда укытучылар һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре керәчәк 650 ирекле кешедән торган төркем коронавирустан "ЭпиВакКорона" вакцинасы тест партиясен алачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева сөйләде.
«Татарстанда 650 кеше сайлап алынды. Республиканың оператив штабы тарафыннан теркәлүдән соңгы клиник тикшеренүләрдә катнашачак иреклеләр риск төркеменнән: мәгариф өлкәсе һәм Роспотребнадзор системасы хезмәткәрләре сайланачак, дип карар кабул ителде, - дип билгеләде спикер.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия буенча тикшеренүләрдә РФнең биш субъектыннан 4 мең кеше катнашачак, аңа Татарстан да керә.
Исегезгә төшерәбез, 14 октябрьдә Россиядә "ЭпиВакКорона" коронавирустан икенче вакцина теркәлде.
Вакцинаның төп аермасы вирус фрагментлары - синтетик пептид антигеннары булуда. Иммун реакциясен булдырып, препарат иммунитетның алга таба үсешенә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев