Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Covid-19 белән 194 зарарланучы ачыкланган

Соңгы тәүлек эчендә 194 татарстанлы коронавирус инфекциясе белән чирләгән.

Шул ук вакытта ике кеше вирусны республикадан читтә эләктергән, калганнары контакт юлы белән чирләгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

"72 кеше хастаханәгә салынган, 122 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

194 очракның 90ы — Казанга, 17се-Кама Тамагы районына, 16сы — Саба районына туры килә. Яр Чаллыда һәм Түбән Кама районында сигезәр пациент теркәлгән, җидесе — Норлат районында, алтысы — Арча районында. Буа районында тәүлек эчендә биш зарарлану очрагы расланган, Биектау, Азнакай районнарында — дүртәр, берьюлы биш районда — Алексеевск, Яшел Үзән, Апас, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында - өчәр. Лениногорск, Спас, Чистай районнарында Covid-19 диагнозы ике кешегә куелган, Аксубай, Югары Ослан, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнарында — бер кешегә.

Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 044 очрагы ачыкланган. Аларның 33 329ы инде терелгән, шул исәптән 219ы узган тәүлектә савыккан.

Беренче вакцинацияне 2 165 389 кеше үтте, шуларның 1 854 987 прививканың икесен дә ясатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев