Татарстанда Covid-19 авыру саны 40%ка кимегән
Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны кими бара. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
«Без дүрт атна дәвамында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүен күзәтәбез. Соңгы атнада бу кимү аеруча зур булды - узганыннан 40% тәшкил итә», - дип билгеләп үтте спикер.
Марина Патяшина аңлатканча, кимү вакциналаштырылган кешеләр саны күп булу аркасында килеп чыккан: хәзер өлкән халыкның 74%ы прививка ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев