Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда өч трассада максималь рөхсәт ителгән тизлек кими

Автомобиль юлларын эксплуатацияләүнең кышкы чоры башлану һәм һава шартларының начарлануы сәбәпле, 15 октябрьдә автомобиль юлларының түбәндәге участокларында 100 һәм 110 км/сәг тизлекне чикләүнең юл билгеләрен сүтү планлаштырыла:

  • А295 Йошкар-Ола - Яшел Үзән - "Волга" М7 автомобиль юлы, 115-124 км (Яшел Үзән һәм Казан торак пунктлары арасындагы участокта);
  • М7 "Волга", 879-985-км (Казан-Чаллы участогында);
  • Р239 Казан - Оренбург, 14-20 км («Казан» аэропорты юнәлешендә Казаннан чыгу).

Машина йөртүчеләргә игътибарлы булуны һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәүне сорыйлар.

Тизлек режимын үзгәртү турында "Волго-Вятскуправтодор" федераль казна учреждениесе (ФКУ) матбугат хезмәтендә кисәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев