Татарстанда өч елда участковыйлар өчен 178 административ бина төзелде
Административ-торак комплекслар төзелешенә 468 миллион сум акча тотылды.
(Казан, «Татар-информ», 8 март, Екатерина Фадеева). 2013-2016 елларда Татарстанда участковый оперуполномоченныйлар өчен 178 административ-торак комплексы төзелгән. Бу максатларга 468 миллион сум таләп ителгән.
Административ биналар төзү программасы 2016 елда төгәлләнде. Ул елда 66,6 миллион сумга 13 объект төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев