Татарстанда буран һәм кар якындагы ял көннәрендә тәмамланачак
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.
11 февральдә - болытлы һава торышы. Төнлә кайбер районнарда буран саклана. Температура төнлә -6дан -11гә, көндез - -1дән -6га кадәр.
Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 февральдә, аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура төнлә -4тән -10 градуска кадәр, көндез -1дән -7 градуска кадәр. Киләсе атна башында басым арту белән акрынлап явым-төшемнәр тукталачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев