Татарстанда биш полицейскийга җәза билгеләделәр
Түбән Кама шәһәр суды полиция хезмәткәрләренә хөкем карары чыгарды. Алар тоткарланучыларны гаепләрен тану күрсәтмәләренә ирешергә тырышып, җәзалаганнар.
Җәзалаганнан соң, зыян күрүчеләрнең берсе, үз-үзенә кул салган.
Түбән Камада биш полицейскийны, гомумән алганда, 40 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, дип расладылар РБК Түбән Кама шәһәр суды матбугат хезмәтендә. «Барлыгы өч маддә буенча: 286, 3 өлеш, б, в пунктлары (вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру); 110, 2 нче бүлек, а, г пунктлары (үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерү) һәм 290, 5нче өлеш, б пункты (ришвәт алу)", - диде суд вәкиле.
Полицейскийларга хөкем карары чыгарган бер очрак 2017 елда булган иде. Оперуполномоченныйлар Гадел Рәхимов, Игорь Филинов һәм Наил Миндубаев тоткарланучыдан, 22 яшьлек Илназ Пиркиннан 47 урлауны башкаруда гаебен тануны таләп итә. Моның сәбәбе итеп, хокук яклаучылар, статистика күрсәткечләрен күтәрү омтылышын атады. Егетнең тануына ирешү өчен, алар аны җәзалый башлыйлар. Тикшерүчеләр ачыклаганча, аңа "слоник" җәзалау ысулын кулланганнар - аңа противогаз кидергәннәр һәм һава керү мөмкинлеген япканнар.
Булган хәлдән соң Пиркин үз-үзен үтергән. Үләр алдыннан ул, җәзалаулар турында сөйләгән видеоны телефонга яздырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев