Татарстанда бер атна эчендә кәбестә, суган һәм помидор арзанайды
Барыннан да бигрәк кәбестәгә бәяләр кимеде.
Күрсәтелгән чорда ул 12% ка - 93 тән 83 сумга кадәр арзанайды. Моннан тыш, яңа помидорга бәя 5% ка кимегән - килограммы өчен 196 сумнан 187 сумга кадәр. Башлы суган күрсәтелгән чорда 1,5 сумга арзанайды һәм хәзер килограммы өчен 53 сум тора. Шулай ук бер сумга бәрәңге һәм банан бәясе кимегән - 99 һәм 104 сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев