Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда һава торышы салкын һәм дымлы булачак

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 7 градуска кадәр төшәчәк.

Бүген, 27 июньдә Татарстан территориясендә салкын һәм дымлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән, иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә температура 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +15, +20 градуска кадәр җылыначак. Төбәкнең көнчыгыш районнарында җылырак, көньяк-көнбатышта салкынрак булачак.

Шул ук вакытта Татарстанда яшен дә, алар белән бәйле рәвештә җил көчәю көтелми. Пәнҗешәмбе көнне көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә явым-төшемнәрне республика аша үтеп баручы атмосфера фронтлары алып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев