Татарстанда атна ахырына җылыта
Татарстан синоптиклары бу атнада татарстанлыларны нинди һава торышы көткәнен сөйләде.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне республикада һава торышына көнбатыш антициклонның алгы өлеше йогынты ясый башлаячак. Атмосфера басымы аз гына үсә, явым-төшем көтелми, бары тик көндез генә көнчыгыш районнарда бераз яңгыр явачак. Төнге температура 5-11 градус чикләрендә көтелә, көндез һава 19 градуска кадәр җылыначак.
Җомга һәм шимбәдә Татарстанда урыны белән бераз яңгыр булырга мөмкин, әмма көндез һава температурасы бераз күтәрелә. Шулай итеп, 21 августта көндез - 21, ә 22 августта 23 градуска кадәр җылы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев