Татарстанда антициклон нәтиҗәсендә һава торышы коры һәм салкын булачак
1419
0
Көндез һава температурасы ике градустан артык җылынмаячак.
Татарстанда киләсе өч тәүлектә һава торышы салкын Скандинавия антициклонына бәйле булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Якшәмбе, 28 октябрьдә, төбәк аша уза торган атмосфера фронты көчле җил, юеш кар, яңгыр алып килгән булса, хәзер метеорологик вазгыять бераз үзгәрә.
Сишәмбе һәм чәршәмбе явым-төшем булу ихтималы аз. 1 ноябрьдә урыны белән яңгыр һәм кар көтелә, бозлавык булуы мөмкин.
Бүген, 30 октябрьдә, төнлә һава температурасы 2дән 7 градуска кадәр салкын, көндез бер-ике градус җылы булачак.
Аннан соңгы көннәрдә төнлә 4–9 градус салкын булачак. Көндез –3тән +2 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә республика синоптиклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев