Татарстанда 8 мартка 20 градуска кадәр суытачак
Шулай ук кар, буран һәм көчле җил көтелә.
Татарстанда 20 градуска кадәр салкын булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итте.
5нче мартта республикада кар, юеш кар һәм буран көтелә. Җил көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр исәчәк, төнлә -3тән -5 градуска кадәр, көндез -4тән +1 градуска кадәр көтелә. Урыны белән кар көртләре һәм көчле бозлавык.
6 мартта Татарстанда шулай ук кар, буран һәм көчле җил көтелә. Төнлә һәм иртән -12 градуска кадәр салкын, урыны белән -15 градуска кадәр. Көндез -5тән -10 градуска кадәр.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең алдан фаразлавы буенча, киләсе атна башында, 7 һәм 8 мартта, республикада салкын һава торышы сакланачак, төнлә -13тән -20 градуска, көндез -4тән -10 градуска кадәр. Урыны белән бераз кар явачак», — дип билгеләп үттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев