Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 55 чакрым региональ юл һәм алты күперне төзиләр һәм реконструкциялиләр

Бакчачылык ширкәтләренә керә торган юлларны 300 млн сумга ремонтлыйлар.

Татарстанда юл эшләре программасы буенча быел 55,5 км озынлыктагы төбәк юллары, бер юлүткәргеч һәм алты күпер төзергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

 

Юл эшләре программасы буенча 145,4 км озынлыктагы төбәк юллары һәм биш күпер ремонтланачак. Моннан тыш, бакча җәмгыятьләренә керү юлларын 300 млн сумга ремонтлаячаклар.

 

«Юл-урам челтәрен вак таш-ком катнашмасын кулланып ремонтлау программасы буенча 1 млрд сумлык эш башкару планлаштырыла. Торак пунктларда 1 млрд сумга асфальт-бетон өслек яңартылачак һәм гомуми суммасы 1,18 млрд сумга муниципаль юл фонды чаралары хисабына", - дип сөйләделәр министрлыкта.

 

2021 елда республикада автомобиль юлларын төзүгә, ремонтлауга һәм карап тотуга 26 млрд сумнан артык акча бүлеп бирергә җыеналар. 

 

Татарстанда узган елда 61,76 км төбәк автомобиль юллары, дүрт юлүткәргеч һәм 13 күпер төзелде һәм реконструкцияләнде, шулай ук региональ әһәмияттәге 371,6 км автомобиль юллары һәм алты күпер ремонтланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев