Татарстанда 38 яңа СОVID-19 очрак теркәлгән, шуларның 3 - читтән керүчеләр, 35 - контактлыла
8 кеше хастаханәгә озатылган, 30ы өйдә дәвалана.
Авыручылар 18 – 80 яшьлекләр. Инфекция яшьрәкләрне сайлый башлады, иң күп зарарланучылар 30 – 50 яшьлекләр.
Казанда - 23, Яр Чаллы, Югары Ослан, Норлат, Тәтеш районнарында – икешәр, Аксубай, Буа, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаешта – берәр очрак.
15 октябрьгә Татарстанда 7692 СОVID-19 очрак теркәлгән.
Бөтен чорда 6579 кеше савыккан, шул исәптән, 95 кеше узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев