Татарстанда 35 яшьлек судья хатынның үле гәүдәсен тапканнар
Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кама Тамагы районындагы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы Диләрә Сафина вафат.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары күрсәтелми.
Диләрә Хафиз кызы 1990 елның 3 декабрендә туган. Ул җәмәгать судьясы вазифасына узган елның 15 февралендә билгеләнгән иде. «Һөнәри эшчәнлеге кыска булуга карамастан, Диләрә Хафиз кызы үзен югары дәрәҗәдәге җаваплылык, гаделлек һәм профессиональлеккә ия булган югары квалификацияле белгеч буларак күрсәтеп өлгерде. Аның эше хокук нормаларын катгый үтәве, законнар өлкәсендә тирән белемнәре һәм аңа йөкләнгән суд вәкаләтләрен кимчелексез үтәве белән аерылып торды», – диелгән некрологта.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев