Татарстанда -25 градуска кадәр суыта
Урыны белән бераз кар явачак.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, иртәгә – 20 гыйнварга каршы төндә республикада һава температурасының шактый түбән төшүе көтелә.
Татарстанда аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -15..-20, аязган вакытта -25 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез -11..-16 градус салкын. Юлларда бозлавык күзәтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.
Казанда төнлә аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -17..-19, аязган вакытта -23 градуска кадәр салкынайтачак. Юлларда бозлавык.
Көндез аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. -12..-14 градус салкын. Юлларда бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев