Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 242 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Татарстанда атна эчендә беренче тапкыр рәсми рәвештә теркәлгән Covid-19 коронавирус очраклары кимегән — узган тәүлектә 242 ачыкланган. Зарарлануның ике очрагы читтән кергән, калганнары — контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Җитмеш кеше хастаханәгә салынган, 172 кеше өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.


Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 141 кеше йоктырган. Чистай районында — 25, Яр Чаллыда — 17, Түбән Кама районында - 13 очрак теркәлгән. Инфекцияләнүчеләр республиканың барлыгы 20 муниципалитетында ачыкланган.

Шулай итеп, 2021 елның 10 ноябренә мәгълүматлар буенча, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 32 898 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 26 241 кешесе, шул исәптән узган тәүлектә 165 кеше савыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев