Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 187 Covid-19 очрагы расланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда 187 коронавирус инфекциясе ачыкланеган. Өч кеше авыруные республикадан читтә йоктырган, калган очракларда контактка булганнар, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

"66 кеше хастаханәгә салынган, 121 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.



Очракларның яртысыннан артыгы — 100е Казанга туры килгән, аннары зарарлану саны буенча Яр Чаллы — 21, Яшел Үзән районы — сигез. Түбән Кама районында алты яңа пациент теркәлгән, бишәр — Алабуга, Нурлат һәм Сабада, дүртәр — Биектау, Сарман, Тукай һәм Чистай районнарында. Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Питрәч районнарында - өчәр, ә Азнакай, Әлки, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсендә берәр кеше чир йоктырган.

Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 794 очрагы расланган. 33 849 кеше терелгән инде, шуларның 41е соңгы тәүлек эчендә савыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев