Татарстан ярминкәләренә ел эчендә 1,3 млрд сумлык продукция китерелгән
Узган елда Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең сәүдә мәйданчыкларына 1,3 млрд сумнан артык продукция китерелгән, дип белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, Казандагы 15 сәүдә мәйданчыгында, Чаллыдагы ике мәйданчыкта, “Яңа Тура” технополисында һәм Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 21 ярминкә көне оештырылган. Сәүдә итү 30 марттан 27 апрельгә кадәр һәм 14 сентябрьдә 28 декабрьгә чаклы алып барылды.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, ярминкәләрдә бәяләр түбән булган. Мәсәлән, карабодай ярмасының бер килограммы сәүдә челтәрләрендә 50 сумнан артык булса, ярминкәләрдә 30 сум тирәсе исәпләнгән. Сөт һәм сөт продукциясенә, шулай ук бәрәңге һәм яшелчәләргә бәяләр дәрәҗәсе 30%тан 40%ка кадәр түбән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев