Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан укучылары 12 майдан кабат белем алуга керешәчәк

Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда укучылар өчен ял көннәрен озайтырга булдылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, балаларның онлайн дәресләре 1-11 майда узмады. Укуларны 12 майдан дәвам итәргә карар кабул ителде. Әлеге күрсәтмә Татарстан көллиятләре һәм югары уку йортлары студентларына кагылмый. Алар 6 майдан укырга керешәчәк.

Шулай ук 7 һәм 8 майда алар өчен дәреслек булачак. Билгеләп үтелгәнчә, укыту дистанцион рәвештә узачак. 9,10 һәм 11 майда алар өчен ял көннәре булачак. Шулай ук министрлык сайтында 6,7 һәм 8 майда балалар бакчаларында эшләүче категорияле гражданнар балалары йөри торган дежур төркемнәр элеккеге режимда эшләячәк, дип хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев