Татарстан студентлары транспортта йөрү бәясен компенсацияләү өчен грант алачак
«Транспорт гранты уку йортының уку-укыту, фәнни, иҗади һәм иҗтимагый тормышында аерылып торган студентларга социаль ярдәм итүгә юнәлдерелгән», - дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.
Казанда түләүләр суммасы 11 000 сум тәшкил итә, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Алабугада-10 000 сум, ә калган муниципаль районнарда бер кешегә 8 000 сум.
Грант конкурс нигезендә бирелә. Түләүләрне чит ил студентлары да ала алачак. Катнашу өчен http://transport.stop grant.ru/#/login/ сайтында гариза калдырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев