Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
Көндез һава температурасы минус 7-12 градус тәшкил итәчәк.
Бүген, 29 ноябрьдә, синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында кисәтә. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндез һава температурасы минус 7-12 градус, республиканың көнчыгышында минус 15 градус тәшкил итәчәк.
Республикада урыны белән кар яварга мөмкин, юлларда - бозлавык.
«Татар-информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев