Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагы турында кисәтә

Күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар булачак.

Татарстанда һәм Казанда иртәгә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил булачагы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада җил секундына 16 – 21 метрга, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген, 4 июньдә, республикада һава температурасы төнлә 7 – 12 градус булачак. Көндез 18 дән 23 градуска җитәчәк.

Күпчелек районнарда, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев