Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә
Көндез республика буенча һава температурасы 3 градустан 11 градуска кадәр салкын булачак.
Бүген көндез Татарстан территориясендә урыны белән кар явачак, урыны белән бераз буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип кисәтә республика синоптиклары.
Төнлә термометр баганасы -14, ә аязган вакытта -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 3 градустан 8 градуска кадәр (төбәкнең көнчыгышында – 11 градуска кадәр) салкын булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек профессор, география фәннәре докторы, К(и)ФУ атмосферасы метеорологиясе, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның февральдә уртача температура нормадан 3-4 градуска югарырак булачагын фаразлавын хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев