Татарстан Республикасының тагын дүрт кешесе Covid-19дан вафат булды
Тагын дүрт татарстанлы Covid-19дан вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 4 үлем очрагы теркәлгән", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
1927 елда туган бер хатын-кыз, шулай ук 1934, 1940 һәм 1939 елларда туган өч ир-ат вафат була.
Шулай итеп, ковидтан пандемия башланганнан бирле 1341 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев