Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасында иң көчлесе

Яшел Үзән механика көллиятенең 3нче курс студенты Илья Шерстнев пауэрлифтинг белән инде 7 ел шөгыльләнә.

Тренеры - Кирилл Сарычев.

Илья Татарстан Республикасы тарихында 400 кг авырлыкны утырган килеш күтәрә ала торган беренче кеше булып тора. Аның җиңү сандыгында ике тапкыр Дөнья чемпионатында җиңү, Европа беренчелеге һәм күп санлы Россия беренчелекләре. Илья күп тапкыр Дөнья, Европа һәм Россия рекордчысы булып тора.

"Җиңү һәм рекордлар - ул чик түгел, бу озын спорт юлының кечкенә адымнары гына. Спорт белән шөгыльләнегез, спорт - тормышта өстенлекләрне дөрес урнаштыра белү ул" - ди Илья.

Якташыбызга алдагы ярышларда яңа җиңүләр теләп калабыз.
Чыганак: “Яшел Үзән механика көллияте”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев