Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә: 2021 елның 20-22 декабрендә республиканың бөтен территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә

Чараның максаты-юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2нче пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче сакчыл булырга һәм каеш эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче өчен һәлак булу яки имгәнү ихтималын киметә, әйтик, алгы утыргычтагы пассажирны - 50%ка, арткы утыргычтагыны - 25% ка. Машина ауган очракта куркынычсызлык каешын эләктергәннәрнең исән калу мөмкинлеге биш тапкыр арта.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында кисәтә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы булырга чакыра. Сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев