Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының үзгәрүе турында кисәтә

22 февральдә Татарстан Республикасында һава шартларының үзгәрүе көтелә: көчле кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараюы белән, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда кар көртләре һәм бозлавык.

Катлаулы метеорологик шартларда транспорт чараларын йөртүчеләр хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлегенә түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә юлга каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгудан баш тартыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә онытмагыз. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик балалар өчен махсус утыргычлар гына кулланып йөртү мөһим.

Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күренмәү шартларында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга һәм әлеге предметларны транспорт чаралары белән йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев