Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе киңәш итә:

Өшүдән һәм салкыннардан саклану өчен, урамда балалар белән озак йөрмәскә һәм ерак сәфәрләрдән тыелып торырга кирәк.

📌📌Өшүгә китерүче төп куркыныч факторлар түбәндәгеләр: сыланып торган һәм дымлы кием, аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, спиртлы эчемлекләр куллану, шулай ук хәлсезлек һәм талчыгу. Өшүдән саклану өчен берничә кат киенегез, йон оекбаш та бик әйбәт җылыны саклый, аякларыгызны коры тотачак. Баш киемсез һәм шарфсыз урамга чыкмагыз, даими актив хәрәкәт кирәк.

Көчле салкыннарда ерак сәфәрләр һәм сәяхәтләрдән тыелып тору яхшырак. Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт проблемалар куркынычы кискен арта. Шоферларга үз иминлекләрен дә истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы тупларга.

Автомобильдә барганда күз күреме начар икән, каршы як полосага чыгып, узудан тыелып торыгыз.

📍Киңәшебез шул: мөмкин булса, юлга чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев