Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның аграр тармагында иң яхшы 100 хезмәткәрне игълан иттеләр

25 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре - 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Үз эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән 100 иң яхшы хезмәткәр 100 мең сум күләмендә премия алды. 
Конкурста җиңүчеләрне актлар залында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков җылы сәламләде. "Авыл хуҗалыгы иң кирәкле тармак, аның ярдәмендә һәркайсыбызның өстәлендә икмәк һәм тормыш өчен мөһим продуктлар бар. Монда төп байлык - кешеләр. Чөнки күп нәрсә кеше факторына, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең әзерлегенә бәйле. Бүген тармакка өстәмә кыйммәт тудыручы, нәтиҗәлелекне арттыра белә торган квалификацияле кадрлар бик кирәк.

Яшел Үзән районында конкурста җиңүчеләр дип «Овощевод» ААҖ баш инженеры Марат Габидуллин, «Майский» ААҖ баш инженеры Илдар Сибгатуллин, шул ук предприятиенең хезмәтне саклау буенча хезмәткәре Равил Баталов, районның «Ветеринар дәваханә» учреждениесе ветеринар табибы Илхам Заһидуллин танылды. Аларның һөнәри осталыгы һәм хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары республика дәрәҗәсендә югары бәяләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев