Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Сабантуй уздыру даталарын раслады

Тиешле указ республика Хөкүмәтенең рәсми порталында басылып чыкты.

Документ текстына ярашлы, Сабантуй татар халык бәйрәме түбәндәге срокларда узачак:

  • Татарстанның авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) - 10-11 июньдә;
  • Яр Чаллыда - 17 июньдә;
  • Казанда - 24 июньдә.

Указ текстында билгеләп үтелгәнчә, даталар «җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып» билгеләнгән. ТР Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән бергә бәйрәм чараларын үткәрүне тәэмин итү йөкләнде. Указ бүген үз көченә керде.
 

Узган ел Казанда Сабантуйны 19 июньдә билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең мактаулы кунагы булып Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев килгән иде. Исегезгә төшерәбез, быел федераль Сабантуй Кемеровода узачак. Татарстан Республикасы мәдәният эшлеклеләре белән март очрашуында Миңнеханов: “Республикада Сабантуй ашап-эчеп, биюгә генә кайтып калды. Безнең Сабантуй исә тирәнрәк. Эчтәлек булырга тиеш», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев