Татарстан прокуратурасы армиядән качучыларны тикшерде
2019 елда прокуратура хезмәткәрләре хәрби хезмәт турында закон бозуның 210 очрагын ачыклаган.
ТР прокуратурасының чакырудан читләшү очраклары тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.
Шулай итеп, 2019 елгы язгы чакырылышта 3321 кеше, көзгесендә бу сан - 3511 тәшкил итә.
2019 елда прокуратура тарафыннан бу өлкәдә 210 хокук бозу ачыкланган. Моннан тыш, 2019 елда ТР Тикшерү комитеты армиядә хезмәт итүдән читләшкән өчен 28 җинаять эше кузгатты.
Мәсәлән, 26 яшьлек казанлы армиядән өч ел читләшкән. Суд аны 15 мең сумга штрафка тарткан. Бу юнәлештә эш алга таба да көчәйтелгән төстә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев