Татарстан Президенты: «Бер методика белән генә ярдәм итеп булмый, татар телен өйрәнү теләге булырга тиеш»
Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның башка телләрен өйрәнүне популярлаштырырга кирәк. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов яшь галимнәр белән очрашуда белдерде.
«Бу безнең өчен иң авыр тема. Татар теле генә түгел, чуаш, мари, удмурт һәм башка телләр дә бик мөһим. Аңлашыла ки, без барыбыз да рус телен яхшы белергә тиеш, әмма безнең халыкларның туган телләрен дә онытмаска тиеш. Тик бер методика белән генә булышып булмый, телне өйрәнү теләге булырга тиеш. Теләк ачарга кирәк. Гаиләләрдә туган телдә сөйләшсеннәр өчен, аны популярлаштырырга кирәк», – диде Татарстан Президенты.
Ул ассызыклаганча, берничә телне белү - ул белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның зур конкурент өстенлеге, бигрәк тә кеше фән өлкәсен сайласа».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев