Татарстан пенсионерларын онлайн-курсларга чакыралар
Финанс белемен алу өчен курсларга төркем белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә кушылырга мөмкин.
Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр финанс грамоталылыгына өйрәнү өчен Россия Банкы оештырган онлайн-курслар уза алачак.
Россия Банкы бүлеге — ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар «ПенсионФГ» проекты буенча үткәреләчәк. Анда катнашучылар Үзәк Банк белгечләреннән банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс алымнарын дөрес сайлау, онлайн-технологияләр һәм мошенникларның гамәлләреннән саклану юллары хакында беләчәк.
Сайтта үзеңә уңайлы вакытны һәм лекция темасын сайларга, курсларга төркем белән дә (халыкка хезмәт күрсәтү буенча комплеслы үзәкләр аша), мөстәкыйль рәвештә — өйдәге җайланма аша да кушылырга мөмкин.
«Россия Банкы теләгән барлык кешегә, шул исәптән пенсионерларга да, финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Курслар онлайн-режимда узачак, бу хәзерге вакытта бик тә актуаль», — ди Россия Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Узган ел Татарстанда әлеге проектта 5,5 мең кеше катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев