Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хәтер көнен — Ватанны саклаучыларны искә алу көнен раслады

Татарстанда ел саен Хәтер көне — Казанны саклаучыларны, татар милләтенең барлык батырларын искә алу көне билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Instagramда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Аның сүзләренә караганда, карар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар советы утырышында кабул ителгән.

"Бүген - шәүвәл аеның 13нче көне. Бу көнне 959 елда хиҗри буенча патша Иван Грозный җитәкчелегендәге гаскәрләр озак вакытлар камалыштан соң Казанны алдылар. Казан ханлыгының мөселман дәүләте булуын һәм 1552 ел вакыйгаларының изге Рамазан ае көннәрендә узуын исәпкә алып, аксакаллар ел саен Хәтер көнен хиҗри ел исәбе буенча билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр", - дип сөйләде ТР Диния нәзарәте рәисе.

Шулай итеп, Хәтер коне шәүвәл аеның 13 нче көнендә (быел-25 май) билгеләп үтеләчәк. Камил хәзрәт 1552 елдан соң да татарлар арасында ватан, дин һәм милләт өчен көрәшкән каһарманнар-шаһидлар күп булуын искә төшерде. «Шуңа күрә алар турында да онытмау мөһим. Мин Хәтер көнен татар милләтенең барлык геройлары һәм батырлары истәлегенә багышларга тәкъдим итәм", - дип ассызыклады ул.

Үз чиратында, аксакаллар советы билгеләп үткәнчә, Явыз Иван тарафыннан Казанны алу темасына сәяси спекуляцияләр ярамый, чөнки алар милләтара конфликтларга сәбәп булырга мөмкин. Россия - күпмилләтле ил, күп кенә төп халыклар өчен, иңне-иңгә куеп үз илен яклаган туган йорт, дип билгеләп үтте аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев