Татарстан халкын май бәйрәмнәреннән соң өстәмә ял көне көтә
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы май аенда ял итү тәртибен аңлатты.
Шулай итеп, озын май бәйрәмнәреннән тыш, 4-7 май көннәрен дә исәпкә алып, Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә. ТР Президентының «2021нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2021нче елның 10 февралендәге ПУ-11 нче номерлы Указы нигезендә, 2021нче елның 13 мае -Ураза бәйрәме башлана.
Шулай итеп, 1-10 майдан тыш, 13 май ял көне булачак.
12 майда эш көне яки сменаның эш озынлыгы бер сәгатькә киметелә, хезмәткәрләр бер сәгатькә иртәрәк азат ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев