Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан халкын кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында битлекләр кияргә мәҗбүр иттеләр

ТР Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары турындагы карарга үзгәрешләр өстәде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин, 20 апрельдән Татарстан халкы кибетләрендә һәм җәмәгать транспортларында битлек яки респиратордан булырга тиеш, дигән карарга кул куйды. Документ ТР Хөкүмәте порталында бастырылды.

"20.04.2020 тән алып, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга кадәр, гражданнарның берәмләп сату, хезмәт күрсәтү объектларында, җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан (битлек, респираторлар) башка йөрү тыела", - диелә документта.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 20 апрельдән башлап республикада чәчтарашчылар эшен яңадан башлап җибәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев