Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан инспекторлары социаль челтәрләрдә видео буенча 50дән артык юл йөрү кагыйдәләрен бозучыны җәзага тарткан

ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә социаль челтәрләргә мониторинг ясый һәм гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы юл йөрү кагыйдәләрен бозуны төшергән видеолар урнаштырылган аккаунтлар таба.

Автоинспекторлар мондый роликларны тапкач, алар тикшерү үткәрәләр һәм хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарталар.

Чираттагы хокук бозучыларны ЮХИДИ хезмәткәрләре социаль челтәрләрдәге аккаунтларның берсендә тапкан, анда битараф булмаган гражданнар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган йөртүчеләр белән роликлар урнаштыралар. Биш машина йөртүчене төрле хокук бозулар: тротуарда хәрәкәт иткән, каршы як полосага чыккан, бер яклы хәрәкәтле юлга чыккан һәм тагын икесен кызыл утка барган өчен җаваплылыкка тартканнар.

Ел башыннан шулай итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның 50дән артыгы административ җаваплылыкка тартылган. Республика Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев