Tatarstan Hospitality Expo күргзмәсендә ашамлыклар лабораториясе эшләячәк
2020 елда Horeca by Kazan күргәзмәсе яңа форматта узачак. Шулай ук хәзер ул яңа исем йөртә - Tatarstan Hospitality Expo.
Tatarstan Hospitality Expo күргәзмәсе 20-22 апрель көннәрендә узачак. Анда интерактив зоналар эшләячәк, шул исәптән азык лабораториясе дә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.
"Без берничә интерактив зона һәм инсталляция төзибез, алар кунаклар кабул итү өлкәсенә аеруча тирән чумарга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, ингредиентларны яхшырак тикшерергә өйрәнү һәм аларның бер-берсе белән үзара бәйләнешен яхшырту өчен азык-төлек белән тәҗрибәләр уздырыла торган лаборатория булачак ", - дип хәбәр итте күргәзмәнең генераль продюсеры Марина Бурага.
Күргәзмәдә түгәрәк өстәлләр үткәрү, берничә килешү төзү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев